Бу көннәрдә Татарстанның халык кәсепләре эшләнмәләре белән бизәлгән чыршыларны Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында тәкъдим иттеләр. Аларны «Елки России» дип исемләнгән проекты кысаларында Казан мәдәният институты студентлары оештырды. Милли сәнгать әсәрләрен хәбәрчебез дә күреп кайтты.