Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов 81 яшендә вафат булды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Мәдәният

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов 81 яшендә вафат булды

15.12.2020

Чыгарылышыбызны кайгылы хәбәр белән башлыйбыз. Каты авырудан соң, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов 81 яшендә вафат булды. Бүген , шушы минутлрда мәрхүмне соңгы юлга озатучы туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Рафаэль Зариф улы Ильясов безнең телерадиокомпаниянең хезмәт ветераны иде. Киләсе язмабыз Рафаэль ага Ильясов истәлегенә багышлана.

Әле күптән түгел генә  арабызда булган  Рафаэль ага турында үткән заманда сөйләве дә авыр. Радиотыңлаучыларыбыз аның Музыкаль Татарстан, Таныш моңнар, «Осталык һәм остазлык» дип аталган тапшыруларын бик яратып тыңлый, кат-кат шалтыратып рәхмәт әйтә иде. Әлеге видеоязма узган ел радио көнендә төшерелгән. Рафаэль абыйны 80  яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Новости СМИ2

 Фирдүс Салихов “Татарстан”  дәүләт телерадиокомпаниясе директоры

 Руслан Дәминов Татарстанның атказанган артисты

Радионың алтын фондын туплауда, милли музыкаль әсәрләрне яздыруда гаҗәеп зур хезмәт куйган Рафаэль ага бу хакта ул үзе болай дип искәртеп калдырган .

Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туган. Әнисеннән бик яшьли ятим кала. Әтисе аны сәгать юлына кертеп җибәрә. Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин , Сара Садыйкова , Нәҗип Җиһанов кебек татар халкының мәхшүр затлары белән аралашып хезмәттәшлек итәчәген ул чакта музыка училищесында укый башлаган авыл малае белми әле. Җырларга да ашыкмый. Бик сирәк  уен коралы — габойда уйнарга өйрәнгәч, бары тик консерватория студенты булгач,  Рафаэль Ильясов исем-фамилиясе афишаларда күренә башлый.

Новости СМИ2

“Камәр”, “Олы юлның тузаны”, “Галиябану”, “Рәйхан”, “Сандугач” җырлары Рафаэль Ильясов башкаруында халык күңеленә кереп калган моң җәүһәрләре. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә ул нәкъ менә халык җырларын башкарганы өчен лаек булды.

Интернетсыз заманнарда Чит илдә яшәүче  татарлар Рафаэль Ильясов җырлары язылган аудиодискларны  иң зур бүләк итеп кабул итә.

“Рафаэль җырлаганда минем йөрәгем татарча тибә башлый”, — дип зурлаган иде җырчыны заманында Марсель Сәлимҗанов.  Аны шулай бик  бик пөхтә кеше дип тә искә ала замандашлары. Хәтта, концертларда үтүкләнгән чалбары бөкләнмәсен дип, утырмый, сәхнә артында йөреп тора иде. Чөнки аның халык алдына чыгасы бар. Аның моңында да пөхтәлек бар. Борынгы җырларны пөхтә, бормалы итеп, сузып, профессиональлек белән башкара ул, -дип сөйләгән иде җырчының туган ягында үткән  юбилей кичәсендә Рабит Батулла. Якташлары өчен дә Рафаэль абый туганнары кебек якын кеше булды. Кайткан саен «Чүпрәле” җырын җырламый калмый иде.

Новости СМИ2

Бер җыентыгын җырларымда моңнарым дип атаган Рафаэль Ильясов.  Әйе ул моңлы чор кешесе иде. Ә чор китеп бара.

Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.

 

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Китап укырга җәлеп итүнең нинди генә ысуллары уйлап табылмый

Китап укырга җәлеп итүнең нинди генә ысуллары уйлап табылмый

Татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына багышланган декада

Татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына багышланган декада

Рафаэль Ильясов белән хушлашу

Рафаэль Ильясов белән хушлашу

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+