Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Рәшит Шамкай хатыны туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә. Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай белән хушлашу бүген 12.30 сәгатьтә була. Соңгы юлга озату мәрасиме Казанның Чуйков урамындагы 49 йортның 2 подъезды янында була.
Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән 2001 елга кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Кабатланмас талантка, үзенә генә хас аһәңгә ия булган Рәшит Шамкаев тарафыннан Камал театрында эшләү дәверендә иҗат ителгән: Проня — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Тишка — «Агай эне ак мыек» (А.Островский); Таһир — «Әнә килә автомобиль» (Ф. Яруллин); Ясәви — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Савелий — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов); Нигъмәтҗан — «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид); Труффальдино — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Анчугин — «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов); Гыйльметдин — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин); Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Шәйхи — «Килә ява, килә ява…» (З.Хәким) һәм башка рольләрендә артистның сәхнә осталыгы, образларының тирәнлеге һәм байлыгы киң ачыла.