Татарстанның дүрт медицина учреждениесе өчен 33 миллион сумга унҗиде ИВЛ аппараты сатып алырга планлаштыралар.
Өч аппарат — Казан шәһәренең икенче клиник хастаханәсендә, бишесе — ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм алтысы — Чаллының бишенче номерлы шәһәр хастаханәсендә, тагын өчесе — Чистай хастаханәсендә урнаштырылачак. Җиһазларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү буенча илкүләм проект буенча сатып алачаклар», — дип хәбәр иттеләр республика сәламәтлек саклау министрлыгында. Бер аппаратның бәясе 1миллион 9 йөз мең сумнан артык булачак. Дәүләт контракты төзелгәч 60 көннән соң җиһазлар кайтарылачак. Ә сатып алу өчен акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк.