Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Мы — Россия” федераль программасы кысаларында, шушы көннәрдә Оренбург өлкәсендә гастрольлләрдә. Ансамбль тарафыннан, барлыгы биредә 10 концерт тәкъдим ителәчәк, ә беренче чыгышларны, тамашачылар инде бәйләп өлгерде. Оренбург өлкәсеннән безнең махсус репортаж.
Республикабызның йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын Ырынбург өлкәндә алкышларга күмеп кабул итәләр. Коллективның сәнгать җитәкчесе, Айрат Хаметов Ансансамблнең биредә 20 елга якын гастрольләр белән килмәве турында әйтте.
Оренбург өлкәсендә Җыр һәм бию ансамбле татар сәнгатен дә, Россиядә яшәүче башка халыкларның композицияләрен дә күрсәтә.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларына килүче тамашачылар артистар чышынан сокланулары белән уртаклашып рәхмәт сүзләрен яудырдылар.
Гастроль маршруты да күләмле.Коллективны Оренбургның өлкәсенең унлап авыл-шәһәрендә зур түземсезлек белән көтәләр.
ТР Дәүләт ансамбле «Без бергә» программасын тәкъдим итә. Исеме очраклы гына түгел. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителде, ә республика татар, рус, чуаш, удмурт, мордва, марий һәм башка 130 дан артык милләт вәкилләре өчен уртак йорт. «Шундый катлаулы вакытта без бергә, тату һәм яхшы кәеф белән алга барырга тиеш», — дип, ышандыралар
Иҗатчылар.
Гастроль концертларына нәни тамашачыларның килүэ дә күркәм. Татар җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен күреп үсү, — киләчәк буыннарыбыз өчен мөхим икәнен биредә бик яхшы аңлыйлар.