Республикада «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең көзге этабы башланды. Урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан, ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат щитларын, ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» акциясе Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында уза. Анда Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре белән беррәттән, министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша. Урманнарны яңарту, көзге агач утырту да игътибар үзәгендә.