«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Беренче этабы июньнең 18 енә кадәр дәвам итә.
Экологик чара Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Казан янындагы урманнарны чистарту акциясенә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та кушылды. Форсаттан файдаланып экологик чара барышында министрга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.