Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге дип беренчеләрдән булып котлаган иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт киңәшчесе — Минтимер Шәймиевне. Россиянең милли республикалары лидерларының иң абруйлысы булган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне күркәм юбилее уңаеннан котлаулар көн бу дәвам итте.
Россия Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә котлау телеграммасын юллады.
«Төбәкнең социаль — икътисади үсешенә, аның мәдәни, рухи традицияләрен саклауга зур өлеш кертеп, сез иң югары иҗтимагый абруй һәм илебездә зур хөрмәт казандыгыз. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иң изге теләкләрне телим,” — диелә телеграммада. Россия Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Президент котлавын укыды. Ул Казанга Минтимер Шәймиевне шәхсән котларга килгән иде, хәзер гамәлгә ашырыла торган проектлар өчен Дәүләт Киңәшчесенә рәхмәт белдерде.
Дәүләт алдындагы югары казанышлары өчен Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде.
Россия Федерациясенең югары бүләге күренекле дәүләт эшлеклеләренә, фән, мәдәният һәм сәнгатьтә казанышларга ирешүчеләргә — илебезне үстерүгә керткән өлешләре өчен бирелә.
Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко шулай ук Минтимер Шәймиевне котлау өчен Казанга килде.
Ул Минтимер Шәриф улының Россиядә таянырлык шәхес булуын билгеләп үтте, федерация Советының 25 еллыгы медален тапшырды.
Минтимер Шәймиев — атаклы сәясәтче, зирәк, ихтыяр көчле һәм җаваплы кеше. Аның идарә итү таланты, профессиональлеге һәм хезмәте белән республика төрле-төрле өлкәләрдә алда баручы динамик үсештәге регион булды. Бу хакта Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына килгән котлау телеграммасында Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.
Россия хөкүмәте рәисе Марат Хөснуллин шулай ук юбилярны котларга махсус килде.
Ул хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин исеменнән дә котлаулар җиткерде.
Котлауларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова да кушылды. Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! 85 яшьлек юбилеегыз белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез.
Бервакыт үзегез өчен дәүләткә хезмәт итү белән бәйле тормыш юлын сайлагансыз,Сез Татарстанның аякка басуына, аның көчле икътисади һәм социаль үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез, диелә хәбәрдә.
Ил президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Минтимер Шәймиевне шәхсән котларга Казанга килде.
Икътисадый яктан күәтле, фәнни-технологик казанышларга бай, милли-дини гармониядә яшәүче хәзерге Татарстан – күп яктан сезнең зур өлешегез ул – Россия төбәкләре өчен ориентир булып тора дип тәбрик итте Игорь Комаров.
Юбилей белән Юнеско генераль директоры Ирина Бокова да котлады. Татарстан Республикасы һәм ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлекне ныгытудагы эшчәнлегегезне һәм мәдәни традицияләрне, мәдәни мирас һәйкәлләрен саклауга керткән саллы хезмәтегезне югары бәялибез дип ихлас фикер-теләкләрен җиткерде.
Котлау сүзләре оборона министры Сергей Шойгу, илнең Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев тарафыннан да яңгырады. Юбилярны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин, Россия Спорт министры Олег Матыци(ы)н һәм Ростов өлкәсе губернаторы котлады. Дин әһелләре исеменнән дәүләт киңәшчесен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл атакай тәбрик итте.