Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат. Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр.
Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, №16 мәктәптә укыган. 2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елда – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире белән бергә ике бала – малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр иде.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.