Татарстанның Арча районы Төбәк-Чокырча авылындагы шәхси йортларның берсендә газ котёлы шартлаган.
Фаҗига урынына килгән махсус хезмәт вәкилләре йортка газ кертелмәгән булуын ачыклый. Котёл газ баллонына тоташтырылган булган. Йортта янгын чыкмаган, өйнең стенасы һәм түбәсе өлешчә җимерелгән. Бу хәлнең сәбәбе ачыклана.
Газ шартлаудан зыян күргән ике ир-атны һәм бер хатын-кызны Арча хастаханәсенә китергәннәр. Бер зыян күрүченең аягы сынган, калганнарында төрле имгәнүләр ачыкланган. Соңрак хастаханәгә, эч куышлыгы авыртуына зарланып, тагын бер ир-ат мөрәҗәгать иткән.