Татарстанда март башыннан «Татарстан җаны дөньяга пышылдый» конкурсы уза. Ул республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла.
Конкурс ике этапта үткәрелә: «Татарстанның җаны дөньяга аваз сала» — балалар читтән торып татар шагыйрьләре иҗатына багышланган шигырьләр тапшыра; «Россия җаны дөньяга пышылдаша» — Россия шагыйрьләре иҗатына багышланган чираттагы этап май аенда узыр дип көтелә. Әлеге конкурс кысаларында Казаннан дүртенче сыйныф укучысы Камил Галәветдинов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен инглиз телендә укыды.