Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Әлеге сумма, Республика хәрби комиссариатларында, яисә республикада урнашкан хәрби частьларда, 2023 елның 31 нче августыннан соң контракт төзегән хәрбиләргә бирелә. Указ, бу елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә була. Ә Ватаныбыз язмышына битараф булмаган, кыюлык, батырлык күрсәтергә, ватаныбызны яклауга әзер булучыларны, «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәгендә көтәләр. Ул «бертәрәзә» принцибы буенча эшли.
Бз. Экранда адреслар һәм контактлар күрсәтелгән. Контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләме — 195 мең сум, махсус операция зонасында булганда ай саен — 204 мең сумнан башлап түләү каралган.