30 ноябрьгә кадәр Татарстан халкы һәм аның башкаласы иң тиз йолдызлар атылган вакытын күзәтә ала. Йолдызларның максимал атылышы бүген төнлә инде булды, сәгатенә 20 метеорга кадәр атылды.
Атылган йолдызларны таң алдыннан, төнге сәгать уникедән, иртәнге сәгат өчкә кадәр күзәтү яхшырак, махсус җиһазлар кирәк түгел – иң мөһиме, күкнең аяз булуы һәм шәһәр утлары булмавы.
Җир белән максималь якынайган вакытта йолдыз атылу агымы аеруча көчәя. Сәгатенә йөзләрчә метеор күзәтелә.
<iframe src=»https://vk.com/video_ext.php?oid=-217120261&id=456239078&hash=594a78c913744207″ width=»640″ height=»360″ frameborder=»0″ allowfullscreen=»1″ allow=»autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture»></iframe>
Күктәге мондый манзара 2031 елда гына кабатланыр– дип билгеләп үтте, Казан федераль университетының Физика институты профессоры Юрий Нефедьев. Йолдызлар атылуның шаһитлары әлеге матур тамашаның кар явуын хәтерләтүен әйтте. Йолдызлар яңгырын күрми калмагыз.