Татарстанлылар янә «Безнең ишегалды» проекты кысаларында оештырылган виртуаль белем бирү проектына кушылды. Икенче онлайн-лекция якындагы биш елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча масштаблы реконструкция узачак йортлар ишегалларында парковкаларны оештыруга багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, республикада «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыру өчен илле миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Казандагы күп кенә ишегалларында машинага парковкага урын табуы җиңел түгел. Парковка урыннары җитешми. Ә бит ишегалларында тротуарлар, балалар мәйданчыгы, эскәмияләр, фонарьлар, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары һәм яшел үсентеләр өчен дә урын калырга тиеш.
Парковкаларны дөрес оештыру темасына онлайн-лекциядә танылган Россия һәм Татарстан белгечләре катнашты. Үз концепцияләрен фәнни докладлар, статистикага нигезләп, экскурсияләр ясап, аңлатып бирделәр.
dvor.tatar 8 800 5 27 2020
Сайт мәгълүматлары һәм кайнар линия статистикасы буенча парковкалар проблемасы — хәзерге вакытта мөһим проблемаларның берсе.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова: «Фикерләр төрле һәм каршылыклы. Ишегалларындагы агачларны кисеп, парковка урыннары ясауны яклаучылар да бар. Ә кайберәүләр ишегалды — парковка урыны түгел, диләр. Суларга саф һава, балалар белән йөрергә уңайлы урын булуын телиләр. Минемчә, иң мөһиме кешеләр үзара фикер алышып, уртак нәтиҗәгә килергә тиешләр. Шул ук вакытта экологиягә дә зыян килергә тиеш түгел.»
Хәзер мондый онлайн-лекцияләр җомга саен узачак. Әлеге формат зур кызыксыну уяткан. Россия ишегаллары тарихы буенча беренче лекцияне 130 меңнән артык кеше караган.
Инна Данилова, Владимир Юрков.