WorldSkills Russia Милли чемпионатының язгы ярышларында татарстанлылар 64 медаль яулады. Ярышлар 2022 елгы X милли чемпионат финалына тиңләштерелде. «Полиграфия технологияләре» компетенциясендә өченче урынны Диана Сираҗиева яулады.
Полиграфия-озак һәм авыр процесс, ди Диана Сираҗиева. Кайчагында брошюраны бастыру өчен сәгать ярым вакыт кирәк. Монда барлык детальләрне дә исәпкә алу мөһим-буяулар, шрифт, басма күләме. Кыз полиграфист булырга күптән ниятләгән. Төгәллек тә, рәссам осталыгы да кирәк.
Буяулар, кискеч, офсет һәм цифрлы басма. Чемпионатта һәр биремгә бер ярым-ике сәгать вакыт бирелде. Диана тәүлек буе типографиядә шөгыльләнә, осталыгын көннән-көн камилләштерә.
10 ел эчендә бу сайлап алу ярышлары Россиядә иң масштаблысы булды. Аларда биш мең ярымга якын конкурсант катнашты. Татарстаннан килгән катнашучылар 157 компетенциядә көч сынашты.
Ярышларның финалы сентябрь аенда Саранскида уза. Татарстанлылар 72 компетенциядә катнаша. Ә Диана Сираҗиева Леондагы дөнья чемпионатында катнашу өчен гариза бирергә планлаштыра.
Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.