Татарстанга гадәттәге вакыттан иртәрәк, гриппка каршы вакцина кайтты, республикада прививка кампаниясе башлана. Гадәттә, ул август ахыры – сентябрь башында уза иде.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, прививка медицина хезмәткәрләре, авырлы хатын-кызлар, алты айдан алып дүртенче сыйныфка кадәрге балаларга ясала. Вакцинаның булу-булмавы хакында, яшәү урыны буенча үзең теркәлгән поликлиникада белергә мөмкин.