Татарстанга «БРИКС уеннарында» катнашачак алты ил делегация башлыклары килде. Уеннар Казанда июн аенда уза. Килүнең максаты — Татарстан башкаласының спорт объектларын карап, һәм шундый югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзерлеген ачыклау.
Гомумән алганда, очрашуда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында 35 ил вәкилләре катнашты. Өч көн эчендә алар Казанның спорт объектларына барачак. Бүген Су спорт төрләре сараенда булачак.
«БРИКС уеннары» халыкара вакыйганың яңа дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге. Анда 4 меңнән артык спортчы катнашыр дип көтелә, һәм 380 бүләк комплекты уйнатыла. «БРИКС уеннары» — ул спорт кына түгел, бу әле төрле илләрнең тәҗрибә, аралашу мәйданчыгы да. Ә Татарстанның мәдәнияте һәм традицияләре белән танышуның иң яхшы ысулы Сабантуй бәйрәме.