Татарстанга балалар өчен грипп һәм ОРВИдан вакцина кайтарылды. Барлыгы ике йөз кырыктан артык доза. Шул ук вакытта өлкәннәргә прививка ясау кампаниясе тулы куәтенә бара. Өстәвенә, ял көннәрендә дә республикада бу авыруларга каршы вакцинация ясатырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган брифингта сөйләделәр. Быел халыкның 60 процентына прививка ясатырга планлаштыра. Чөнки грипп һәм ОРВИ көз һәм кыш көннәрендә коронавирус инфекциясе белән бергә сәламәтлек өчен икеләтә куркынычлы булырга мөмкин.