22 гыйнварда, һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Республикада дүшәмбе төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25 градуска кадәр төшүе фаразлана, дип белдерә синоптиклар.
Төнлә Татарстанның кайбер районнарында бераз кар яварга мөмкин һәм буран саклана, буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, шулай ук көчле җил, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга ясалкыннарда иминлек кагыйдәләрен онытмаска чакыра.