Татарстандагы мәдәни-тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү буенча Яңарыш фондына ун ел тулды. Шушы вакыт эчендә, Борынгы Болгар шәһәре хәрәбәләре торгызылды. Зөя утрау шәһәре дә туристларның игътибарын үзенә җәлеп итә, бирегә килүче кунаклар саны уннарча тапкыр артты. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы һәйкәлләре статусы бирелүе дә фондның зур казанышы. Фонд ярдәме белән Болгар ислам академиясе торгызылды, Казанда Изге Ана иконасы соборы яңартыла. Шулай ук фонд ярдәме белән республикада полилингваль мәктәпләр масштаблы программасын гамәлгә ашыру башланды.