Татарстандагы өлкән буын вәкилләрен республика Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
“Безнең ил һәрвакыт талантлы, мөлаем, ачык, үз җиренә чиксез тугрылыклы кешеләргә бай булды. Сез, үсеп килүче буыннарга ярдәм итеп, аларга остаз булып, яңа үрләр яуларга булышасыз. Без сезнең алда үз бурычыбызны тоябыз. Безнең республиканың чәчәк атуының нигезе булган зур һәм фидакарь хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә тынычлык һәм иминлек телим. Озак һәм бәхетле яшәгез”- диелә Алексей Песошинның өлкәннәргә мөрәҗәгатендә.