Җәен Татарстандагы берничә трассада сәгатенә 110 километр тизлек белән йөрергә рөхсәт итәчәкләр.Үзгәрешләр Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында кертелгән инде.ЮХИДИ хезмәте шулай ук, тагын ике участокта рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 80 километрга арттыруны планлаштыра. Үзгәрешләр Мамадыш трактында, Горький шоссесында да көтелә. Тагын өч районда: Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләчедә- М7 трассасында максималь рөхсәт ителгән 110 километр тизлек белән йөрергә ярый торган участоклар барлыкка киләчәк.
Барлык үзгәрешләр 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.