Татарстанда «Үзебезнекеләр турында кайгырту» махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм сайтын тәкъдим иттеләр. Порталда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чараларын күрсәтү һәм алу буенча барлык актуаль мәгълүмат җыелган. Кире элемтә алу максатларында һәркем үз соравын җибәрә ала торган чат-бот барлыкка килде. Хакимият һәр мәсьәлә индивидуаль тәртиптә каралачак, дип ышандыра.
«Үзебезнекеләр турында кайгырту» порталында махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның төрле категорияләренә ярдәм күрсәтү белән бәйле барлык актуаль мәгълүмат җентекләп тәкъдим ителгән. Бушлай юридик ярдәм, «хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусын бирү, контракт төзегән катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр.
Мөрәҗәгатьләрне индивидуаль тәртиптә хәл итү өчен Телеграмда чат-бот булдырылган. Сорауларны «кайнар линия» белгечләре карый. Проект пилот режимында эшли һәм гражданнар ярдәм алганда очраша торган проблемаларны ачыклау максатыннан төзелгән.
Шунысы мөһим, сайтта гражданнарның кайсы категорияләренә ярдәм чаралары каралган һәм аларны ничек алырга — кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документларны җыярга кирәклеге турында бөтен мәгълүмат бирелгән.
Алия Галиуллина, Майя Швецова, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.