Татарстанда яшь һөнәр осталары төбәк чемпионатының 1 нче этабы тәмамланды. Анда катнашучылар 117 компетенция буенча ярышты. Шуларның 83е «Ворлдскиллс» һәм 34е «Ворлдскиллс юниорлар» компетенцияләре буенча осталыкларын күрсәтте. Әйтик, Мамадыш политехника көллиятендә яшүсмер егетләр «Мич эше» буенча ярыштылар.
Дмитрий Борисов эксперт
Студентларның иҗат җимешләре берничә критерийга җавап бирергә тиеш. Уку биремендә күрсәтелгән үлчәмнәр: яссылык, горизонтальлек, төгәллек саклансын, башкарылган эш күз явын алырлык булсын.
Матвей Котенов 1 курс студенты, Бөгелмә
Мичне кайда төзү мөһим түгел, ул бары тик бердәм, халыкара стандартларга туры килергә генә тиеш. 1 курс студенты Рөстәм Газизовның эше эталонга тулысынча туры килә. Тик мич чыгарганда, барысын да кагыйдәләргә туры китерүдән тыш, бармаклары өчен дә борчылырга туры килгән аңа.
Рөстәм Газизов 1 курс студенты, Мамадыш
Берничә йөз кирпеч, җитәрлек күләмдә катнашма, төзелеш коралы. «Мич эше» компетенциясе буенча биремне үтәү өчен кирәк булган бар нәрсәләр шулар. Мич чыгаруга студентларга 3 көн бирелә. Теләгән һәркем катнаша ала, иң мөһиме теләк кирәк. Мәсәлән, Эдуард Антонов үзе «автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау» юнәлеше буенча укый.
Эдуард Антонов 3 курс студенты, Мамадыш
Егетләрнең барысы да үз эшләренә җитди карыйлар. Уку йортын тәмамлаганнан соң, алар үзләренә урын таба алачаклар, дип билгеләп үтә экспертлар.
Ирина Галләмова эксперт
«Мич эше» буенча имтиханда Мамадыш һәм Бөгелмә районнары студентлары ярышты. Иң яхшылары киләсе этапка барачак.