Халык контроленнән тыш, Татарстанда яшәүчеләргә шикаять һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге артты — төбәк белән идарә итү үзәге ачылды. Колл-үзәк тәүлек әйләнәсе һәм ялларсыз эшләргә әзер. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр ителде. Тулырак киләсе язмада.
Оксана Галиуллина җәен паркларны яшелләндерә, ә кышын урамда кар көри. Эш гадәти, ди. Тик хәзер махсус техника ярдәменнән баш тартмас иде.
Оксана Галиуллина: «Техника ярдәмгә килсә яхшы булыр иде. Чөнки территорияләр зур — җыештыру авыррак.»
Күп санлы урам җыештыручыларның фикерләре уртак. Элегрәк Халык контроленә коммуналь хезмәтләрнең территорияләрне җыештыру буенча эшенә карата шикаятьләре дә азрак керә иде. Ә хәзер аларның саны арткан.
Быел Халык контроле сервисына барлыгы җитмеш ике меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Аларның 80 процентка якыны хәл ителгән. Моннан тыш, хәзер бу күрсәткеч 55 проценттан кимрәк булган бер генә район да юк. Ә Саба районында, мисал өчен, ул 90 процентка җитә.
Сәрия Сабурская Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Сәламәтлек саклау» дигән яңа категория кертү күздә тотыла. Бүгенгә -» поликлиника «һәм «хастаханә» категорияләре бар. Без шушы учреждениеләргә кагылышлы мәсьәләләрне генә кабул иттек. Ә Ссәламәтлек саклау» категориясенең даирәсе киң. “Торак-коммуналь хуҗалыгы»,»Урман хуҗалыгы» да шуңа керә.
Халык контроле белән беррәттән, хәзер мөрәҗәгатьләрне төбәк белән идарә итү үзәге дә кабул итә. Ковид буенча кайнар линия зур кызыксыну уятты. Ул тәүлек буе эшли. 24 сәгать режимында колл-үзәкнең илле операторы татарстанлыларны тыңларга әзер. Лилия исемле робот ярдәмче дә сорауларны кабул итә. Өстәвенә, озын телефон номерыннан тыш, кыскасына — 122 гә дә шалтыратырга була.
Альберт Яковлев ТР Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары
Алга таба без, шалтыратуларны оператив кабул итү өчен, 03 һәм 122 хезмәтләре белән турыдан-туры телефон элемтәсен оештырырга планлаштырабыз. Элек модернизацияләүгә кадәр кайнар линиягә ике йөз кеше керсә, хәзер меңнән артып китә. Бу ялларда гына да операторлар 1200 мөрәҗәгатьне теркәгән.
Еш кына колл-үзәккә 35тән илле яшькәчә кешеләр мөрәҗәгать итә. Хәер, эш шалтыратулар буенча гына бармый. Социаль челтәрләр мониторингы — шулай ук бик күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә.
Инна Данилова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.