Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә багышланган проектларны булдыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тарату өчен грант алу конкурсына йомгак ясалды.Бу хакта тулырак хәбәрчеләребез язмасында
«Татмедиа» бинасында җиңүчеләрнең эшләре белән танышу һәм аларны бүләкләү тантанасы узды.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, бәйгегә гаризалар 56 редакциядән юлланган һәм шулар арасыннан 34 проект сайлап алынган. Алар арасында район газеталары да, Казан басмалары да бар.
Ялкын яшүсмерләрнең иҗтыяҗына өстенлек бирсә, Идел журналы яшьләрне, гомумән укучыларын авыл гадәтләре , онытылып барган кул хезмәте , милли ризык әзерләү үзенчәлекләре белән таныштыруны максат итеп куйган. Хәтта ат җигәргә дә өйрәттек ди журналның баш мөхәррире.
Татарстан Журналистлар берлеге ярдәмендә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлык оештырылган конкурс Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән. Марат Әхмәтов грант алучыларның чыгышларын аерым игътибар белән тыңлап, кызыксындырган сорауларын да бирде. Күбесенчә сораулар керәшен халкы мәдәниятен чагылдырган «Акчарлак» газетасының баш мөхәррире Рузилә Сафинага юлланды. Шулай ук Телне саклап, халкыбызны саклыйбыз дип аталган «Сувар» газетасы проекты да үтемле булды. Нәтиҗәдә, милли телләр комиссиясе рәисе чуваш телен укыту буенча методик әсбаплар булдырып мәктәпләргз таратуга ярдәм итәргә әзер.
Конкурсны грант өләшүгә кайтарып кадыру һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Газета –журналлар конкурстан тыш та һәрдаим милли темага кагылышлы язмалар, видероликлар, махсус проектлар әзерли иде. Әмма грант тагын да канатланып эшләргә мөмкинлек бирә.
«Хезмәт» газетасының баш мөхәррире әлеге конкурс тәэсирендә тальянда уйнарга өйрәнгән. Оныкларына да өйрәтергә сүз бирде .
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.