Татарстанда “Ярдам нокта ру” сайты эшли башлады. Анда үз изоляциядә булучыларга булышу өчен барлык цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган. Әлеге ресурс республикада Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе булды. Сайтта 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70е азык-төлекне өйгә китереп бирүгә кагыла. Мәгълүмат төрле типтагы ихтыяҗлар буенча формалашкан. Алар әзер азык-төлек, дарулар китерүгә, психологик ярдәм күрсәтүгә, федераль һәм республика кайнар линияләре эшчәнлегенә, белем бирү ресурсларына, читтән торып эшләүгә, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итүгә бәйле. Республиканың профильле министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, пандемия шартларында цифрлы сервислар һәм хезмәтләр гадәти тормыш рәвешен дәвам итү өчен бик кирәкле.