Янгынга каршы аерым режим чорында ( 10 апрельдән 17 майга кадәр) тыела:
-коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру;
-ачык утта (кастрюльдә, мангалда) азык пешерү, торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә пиротехник әйберләрне куллану, урман янәшәсендәге участокларда, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы урыннарда һәм урманнар белән чиктәш ачык территорияләрдә балалар ялын оештыру.
Янгынга каршы аерым режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга административ штрафлар каралган:
-гражданнарга – 2 дән алып 4 мең сумга кадәр;
-вазыйфаи затларга – 15 тән алып 30 мең сумга кадәр;
-юридик затларга – 200 дән алып 400 мең сумга кадәр.