Химиотерапия, радиотерапия өчен кешеләргә Казанга кадәр килеп йөрергә туры килмәячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде. 2020 елда Республика диспансерының Чаллыдагы һәм Әлмәттәге филиалларында яман шешне радиотерапия ысулы белән дәвалау гамәлгә кертелә.
«Сәламәтлек» илкүләм проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш» федераль проекты кысаларында, Республика клиник диспансеры, Әлмәт һәм Яр Чаллы филиаллары медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Баш табиб сүзләренчә, Республика онкологик диспансерына һәм филиалларына 491 млн сумлык җиһаз кайтарылган. Узган елда ул программа буенча авыр техника, МРТ-аппаратлар, рентген-диагностика җиһазлары, маммографлар — онкологик авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә», — ди Илгиз Һидиятов.