Казанның «Батыр» спорт комплексында Саха Республикасы спортчылары милли көрәш буенча Татарстан командасы белән очрашты. Якутиянең хапсагай дип аталган милли уены спортчылары үзләрен Татарча көрәштә сынап карады. Алар көрәш алымнарын кичә генә өйрәнгән.
Саха Республикасы көннәрен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасына спорт делегациясе килгән. Ике республика спорт командалары арасында 11 июньгә кадәр матчлар уза. «Батыр» спорт комплексында хапсагай, мас-рестлинг һәм милли көрәш буенча иптәшләрчә ярышлар булды. Матч вакытында Якутия спортчылары үзләрен милли көрәштә сынасалар, Татарстан көрәшчеләре Якутиянең милли спорт уеннарына — хапсагай һәм мас-рестлинг нечкәлекләренә өйрәнде.