35 кеше һәлак булган, мең ярымнан артыгы тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ 7 ай эчендәге юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләре турында шундый статистиканы китерә. Сүз җәяүлеләр турында бара. Алар катнашында барлыгы 527 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Еш кына җәяүлеләр юлны тиешле булмаган урыннардан аркылы чыга. Аварияләрнең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.
23 августка кадәр Татарстанда «Җәяүле» операциясе бара.