Татарстанда яңа короновирус инфекциясе белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда кимегән. Кешеләргә тест уздыру актив дәвам итә – бер атна эчендә республикада 8000нән артык кеше ковидка анализ биргән. Аэропортларда чит илләрдән килгән пассажирларны тикшерәләр. Республикада барлык мәктәпләр, сыйныфлар штат режимында эшли. Пандемия чорында мәгариф системасында ковид белән 372 зарарлану очрагы ачыкланган – авыручыларның күбесе — укытучылар. Республикада вакциналаштыру процессы актив бара. Бүгенге көндә вакцинаның беренче дозасын 12 меңнән артык кеше алган. Икенче дозага 2 мең кеше прививка ясаткан. Республикада ковидтан прививкага ихтыяҗ зур, дип билгеләп үттелде сәламәтлек саклау министрлыгында. 1 февральдә вакциналарның яңа партиясе кайтарыла.