Дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстанда VIII республикакүләм ифтар узачак. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы үткәрә. Ифтар ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Быелгы ифтар «100 еллык ифтары» исеме белән узачак һәм җөмһүриятебез буенча 30 мең кешене колачлый алачак. Узган ел авыз ачуда берьюлы 15 мең кеше катнашкан иде. Димәк, Татарстанда республикакүләм ифтарлар тарихында быелгы ифтар чираттагы рекордка ирешәчәк. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, VIII республикакүләм ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Ифтар кысаларында халыкның бары тик мохтаҗ катлауларына гына ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, «100 еллык ифтары» узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак. Шул ук вакытта ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләргә дә әлеге проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертүгә мөмкинлек бирә.
7715 ИФТАР буш ара СУММА
Акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.