Чирмешән, Чистай, Сарман, Азнакай районнарында җирле үз идарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү участоклары эшләде. Чаллыда Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, хокук бозулар теркәлмәгән. Сайлауларга йомгак 1 нче июньдә, шәһәр советында — бүген 30 нчы майда ясала.