Татарстанда уку елы билгеләнгән срокларда төгәлләнәчәк. Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен генә искәрмә — аларга имтиханнарга яхшырак әзерләнү өчен бер атнага күбрәк вакыт бирәчәкләр. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов социаль челтәрләрдәге туры эфирда сөйләде. Хәзер барлык укучылар да дистанцион рәвештә укыйлар. Шул исәптән, кирәкле гаджетлар булмау сәбәпле, эшкә керә алмаган күп балалы һәм аз керемле гаилә балалары да. Исегезгә төшерәбез, алар өчен Татарстан Президенты инициативасы белән планшетлар сатып алынды. Мондый карар коткарды, диләр мәктәп директорлары. Бигрәк тә читтән торып берничә бала укучы гаиләләр өчен.