Эрмитажның генераль директоры Михаил Пиотровский, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова кебек дәрәҗәле жюри һәм кунаклар алдында Татарстанда туып үскән режиссер-аниматор һәм рәссам Сабина Фәхретдиновага анимация конкурсында беренче урын бирелде. Сабина әлеге дәрәҗәле ярышка Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнгән «Су анасы» мультфильмын тәкъдим иткән. Ул инсталляциягә нигезләнеп ясалган, ягъни караучы үзен әкият иленәдә, анимациянең бер өлеше итеп тоя.
Сабина Фәхретдинованың әнисе Самира безнең телекомпаниядә алып баручы булып эшләгән иде. Ә әбисе танылган җырчы профессор, Клара Хәйретдинова. Сабина якташларына Су анасы мультфильмын «Алтын Минбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында күрсәтергә җыена.