Без сезне Татарстанда туган Советлар Союзы Геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Аларның кайберләренең батырлыклары республикадан читтә дә билгеле, аларга нигезләп китаплар язалар, кино һәм документаль фильмнар төшерәләр. Шундыйларның берсе — Петр Михайлович Гавриловның да язмышы гыйбрәтле.
Аның сугышчпан батырлыклары турында да бер генә фильм төшерелмәде. Берсе «Брест крепосте» оборонасына багышланган.
Петр Гаврилов Питрәч районында туган. Мәктәпне тәмамлагач, 15 яшендә Казанга күчеп килә, заводта эшли. 18 яшендә Кызыл Армия сафларына китә, Гражданнар сугышында катнаша, 1925 елда пехотачылар курсын тәмамлый, 39 яшендә хәрби академияне тәмамлый.
Совет-фин сугышында майор Петр Гавриловны укчылар полкы командиры итеп билгелиләр, ә Бөек Ватан сугышы башлану белән, Көнбатыш Белоруссиягә күчерәләр. Нәкь менә шунда Брестта Бөек Ватан сугышының иң аяусыз көрәшләрнең берсендә катнаша.
41 нче елның июнендә Брест крепостенда немецлар һөҗүме башланганда берничә бүлек, батальон була.
400 йөз кеше, ике зенит орудиесе, берничә пушка, зенит пулеметы. Һөҗүм башлангач, Гаврилов командованиене үз өстенә ала. Оборона операциясен җитәкли.
Гаврилов төркемендә нибары 12 кеше исән кала. Майор Гаврилов үзе авыр яралангып, дошманнарга әсирлеккә эләгә. Аны хәтта фашистлар белән хезмәттәшлек итүдә дә гаеплиләр, күп тикшерүләрдән соң аклана. Чын каһарманлыгы ачыклана.
Җиңүдән соң 9 ел узгач, бүләк үз героен да таба, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән аңа сугыштагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
pamyat—naroda.ru
Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале дә тапшырыла. Сугыштан соң, Петр Гаврилов бик актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара, мәктәп укучылары белән күп очраша. Аның сугышчан батырлыклары өч нәфис фильмда, берничә документаль фильмда чагылыш тапты. Казан, Бресть, Краснодар, Иркустк, Питрәч урамнары герой исемен йөртә. Ә Питрәч районында легендар сугышчының туган авылында шәхси музее ачылды.