Казанда язгы ташу март ахырында башланачак, дип хәбәр иттеләр Казанның башкарма комитетында. Кар быел иртә эри, зур гөрләвекләр барлыкка килде.
Отары бистәсендәге үзәк урам буйлап машиналар йөри алмый. Ә Автобусларга юлларда иң катлаулысы — аларның конструкцияләре герметик түгел, һәм кар суы салонга керә. Хәер, җәяүлеләргә дә җиңел түгел. Урамның бер ягыннан икенче ягына чыгу- зур сынау булып тора.
Социаль челтәрләрдән күзәтсәк мондый вәзгыять Казанның күп кенә бистәләрендә күренә. Ә менә бу зур күл шәһәр читендә түгел, үзәктә, Меңьеллык мәйданында хасил булган. Ул троллейбуслар колоннасы өчен җиңеп булмаслык киртә булды.
Тулаем алганда, синоптиклар һава торышы кояшлы булыр дип фаразлый, язгы ташу да иртә төшер дип көтелә.
Ә менә Казанның зоо ботаника бакчасында Фома исемле аю, киресенчә, кышкы йокыдан читләште, һәм хәзер көн саен язгы саф һавада йөрүне кулай күрә.
Инна Данилова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.