Татарстанда 1 нче июльдән торак тарифлары артачак. Индексация 6 процент тәшкил итәчәк. Бу берничә хезмәткә кагылачак: йорт яны территориясен җыештыру, капиталь ремонт, торак фонды белән идарә итү һәм башкалар.
Коммуналь тарифлар индексацияләнмәячәк – алар 2024 елга кадәр элеккечә калачак. Яңа тарифлар белән квитанцияләрне Татарстан халкы август аенда алачак.