Татарстанда сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның 32,1 проценты тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Моннан тыш, беренче көн нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның 5,4% өйдә тавыш бирде. Кондратьев билгеләп үткәнчә, өйдә тавыш бирү өчен гаризалар күп иде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шулай ук сайлау комиссиясе әгъзаларының өйләргә 19 сентябрьдә 14:00 сәгатькә кадәр барасын искәртте.