Татарстанда «Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең зона этаплары башланды. Быел Татарстанның 41 муниципаль районыннан барлыгы 41 гаилә зона этабында катнаша. Бу көннәрдә ул Зәй районында узды. Биредәге җиңүчеләр белән Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова аралашып кайты.
“Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестиваленең зона этабы Зәйдә узды. Мәдәният йорты фойесында 9 районнан килгән гаилә жюри хөкеменә нәселнең шәҗәрә агачларын, үзләренең яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләрен тәкъдим итә. Имәнлебаш авылыннан Әхмәтҗановларга бәйгенең муниципаль турында тиңнәр булмады. Хәзер дә җитди әзерлек белән килгәннәр. Үз шәҗәрәләрендә Әхмәтҗановлар 10 буынны ачыклауга ирешкән. Эзләнүләр вакытында нәсел тамгаларын тапканнар.
Бәйгенең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Һәр гаилә үз нәселенә генә хас булган гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыра. Нәселнең килеп чыгышын риваятьләргә нигезләнеп сәхнәләштерелгән чыгышлар тәкъдим итәләр.
Фестивальдә катнашучыларны район җитәкчлеге дә сәламләде.Шәҗәрәләр фестиваленең нәтиҗәләре буенча Зәй районы данын яклап чыгыш ясаган Әхмәтҗановлар гаиләсе җиңүче дип табылды. Хәзер алар Казан шәһәрендә узачак финалда катнашуга әзерләнәләр