Татарстанда “Тарихта без эзлебез” дигән шәҗәрәләр конкурсының зона этаплары башланды. Аны архив эше буенча республика Дәүләт комитеты уздыра. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, нәсел дәвамчылыгын үстерүне, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота. Районнарда сайлап алу турлары үткәрелде. Ә зона турлары бүгеннән башлап 25 сентябрьгә кадәр Әлмәттә, Актанышта, Казанда, Биектауда, Балык бистәсендә һәм Апаста уза. Конкурста катнашучылар гаилә милли ашлары күргәзмәсен тәкьдир итә, үзләренең гаиләләре тарихын чагылдырган шәҗәрә, гаилә киемнәре белән таныштыралар. Зона этапларында җиңүчеләр дипломнар, призлар блән бүләкләнә, республика конкурсының финалында катнашу хокукына ия булалар.