Татарстанда танылган композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның еллыгына багышланган декада бара. Татар халкы композиторның истәлеген кадерләп саклый. Аның талантлы әсәрләре, могҗизалы көйләре тарихка керде һәм зур популярлык казанды. Тулырак киләсе язмада.
Илебез тарихына һәм мәдәниятенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең берсе. Салих Сәйдәшев. Профессиональ татар классик инструменталь музыкасына, татарлар арасында профессиональ хор җырына, уникаль татар жанрына – музыкаль драмага нигез салучы.
Эльвира Низамөтдинова Салих Сәйдәшев музее директоры: Декада ел саен үткәрелә. Зур циклдан торган чаралар Татарстан Республикасының милли музеенда, шәһәр китапханәсендә, мәктәпләрдә үткәреләчәк. Бу елны беренче тапкыр чәчәкләр кую митингы булды, без моны киләсе зур юбилей алдыннан репетиция дип кабул иттек, чөнки алда 125 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. 16 декабрьдә каберенә чәчәкләр куячакбыз. Әле тагын бер аермалы үзенчәлеге бу елны декаданы интернет челтәрләре аша on-line рәвештә карау мөмкинлеге бар. Шуңа күрә безнең үзенчәлекле, тарихи чараларны дөнья күләмендә дә карап була.
“Кызыл армия маршы”, “ Зәңгәр шәл” һәм “Наёмщик» спектакльләренә язылган музыкалары тамашачыга яхшы таныш.
Декада да катнашучылар Салих Сәйдәшевның гаилә тарихы, бала чагы, композитор буларак җитешүе белән таныша, татар музыкасына һәм театр мәдәниятенә якыная ала. Декада кысаларында аңа багышланган төрле матур чаралар үткәрелә.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәмәтханов, Татарстан яңалыклары.