Иртә яз һәм уңайлы табигый шартлар Татарстанда талпаннар активлашуга ярдәм итә. Гадәттә талпаннар күбрәк республиканың 28 районында, шулай ук Казан һәм Чаллы яны территорияләрендә очрый. Татарстанда һәр атна саен вируслы энцефалит һәм башка инфекцияләргә күзәтү үткәрелә. Әлегә республикада талпан кадалу очраклары теркәлмәгән.
Вируслы талпан кешегә селәгәй белән бергә күчә. Шәһәр халкы аны еш кына шәһәр яны урманнарында, урман паркларында, бакча участокларында йоктыра.
Урман һәм авыл хуҗалыгы, гидромелиорация, төзелеш, геология-эзләнү тармакларында эшләүчеләрга аеруча сакланырга кирәк. Шул максатта өчен быел 8 меңнән артык кешегә талпан вирусына каршы прививка ясату күздә тотыла. Привикалар ике тапкыр – яз һәм көз айларында ясала. Вакцинация табигатьтәге инфекция урыннарына чыгарга ике атна кала тәмамланырга тиеш.
Ял итү урыннарында, яшел зоналарда, урманнарда йөргәндә, индивидуаль саклану чараларын күрү мөһим. Тәнгә талпан ябышкан очракта, кичекмәстән яшәү урынындагы медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр кеше талпанны тәннән үзе алса, тиз арада табибларга мөрәҗәгать итү зарур.
Татарстанда талпаннарны тикшерү өчен Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә мондый адрес буенча тапшырырга кирәк: Сеченов урамы, 13а йорты. Талпаннарны ябык капкачлы пластик контейнерга салырга ителә.