“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты буенча, узган ел грантлар конкурсы үткәрелгән иде. Анда республиканың 18 проекты җиңеп чыктЫ. Әлеге ярдәм чаралары исәбенә Татарстанда 10 яңа кунак йорты салынды, тагын 8е яңартылды.. Питрәч, Алабауга, Азнакай, Баулы, Алексеевский районнарында туристик обьектларны төзү дәвам итә.