Татарстанда язгы ташуга каршы чаралар үткәрү өчен махсус төркем булдырганнар. Республика хөкүмәтендә язгы ташу вәзгыяте турында фикер алыштылар. Су басу зонасында йөзләгән торак пункт булырга мөмкин. Иң куркыныч нокталарның исемлеге дә төзелгән.
Бу түбәндәге муниципаль берәмлекләр:
Арча (Шушма елгасы, Апаз, Хәсәншәех, Көтек);
Биектау (Красная елгасы, Мүлмә торак пункты);
Яшел Үзән районы (Кубня елгасы, Наратлы-Кичү, Зөя елгасы, Соболевское торак пункты, М-7 автомобиль күпере, Зур Өтәк торак пункты, Муллаиле авылы);
Минзәлә районы (Минзәлә шәһәре, Мортыш, Топасево, Салкын Чишмә торак пункты, Минзәлә елгасы);
Менделеевск районы (Тойма елгасы);
Тукай районы (Кече Шилнә авылы, Шилнә елгасы), Теләче районы (Комаровка торак пункты, Кече Мишә елгасы).
«Республика сулыкларында боз тыгылу куркынычы булган барлыгы 63 участок бар. Боз тыгылуны кисәтү максатыннан боз кисү һәм каралту эшләре үткәрелә», — диде Суржко ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.
Казанда кайнар линияләр эшли башлады. Шалтыратулар «Ачык Казан» системасына кабул ителә, яки сайтта. Әлеге контактлар буенча күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Шәхси йорт хуҗаларыннан шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә. Шәһәрдә аерым линия, су баскан юллар турында, яңгыр канализацияләре буенча мөрәҗәгатьләрне тыңлый.