Республика коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы этабына күчә. Татарстанда спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-заллар эшли башлый, әмма спорт белән индивидуаль тренер белән генә шөгыльләнергә мөмкин.Моннан тыш, музейлар һәм китапханәләр эше яңартыла. Музейларда аерым кешеләр һәм биш кешегә кадәр булган төркемнәр өчен, ә махсус радио җиһазлары булган очракта — унга кадәр булган кешеләр өчен экскурсияләр үткәрелергә мөмкин.
Шулай ук профессиональ спортчыларга — ачык һавада күнегүләр ясарга рөхсәт ителә. Барлык татарстанлылар да ачык һавада физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә ала, шул ук вакытта күнегүләрне ясаучылар саны берьюлы ике кешедән артмаска тиеш, ә алар арасындагы ераклыкның кимендә 5 метр булуы зарур. Балалар уен һәм спорт мәйданчыкларында, паркларда, скверларда, күпфатирлы йортларның ишегалларында спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү тыела.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан Татарстанда үз изоляция режимы йомшартыла башлады, әмма җәмәгать урыннарында битлекләр, перчаткалар кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.