Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары башланды. Әлмәттә XXII телевизион яшьләр фестиваленең беренче этабы гала-концерт белән тәмамланды. Конкурс ничек узды, җиңүчеләрне киләчәктә нәрсә көтә? Болар хакында киләсе язмада.
Өч йөзгә якын концерт номеры, һәрберсенең үз тарихы, аларны зур сәхнәдә яшь талантлар башкара. «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленә республиканың алты районыннан меңнән артык катнашучы килде. Аларның максаты бер-сәләтләрен күрсәтү, финалга узарга тырышу.
Катнашучылар биштән алып 21 яшькә кадәр. «Вокал», «Асамбльләр», «Хореография», «Конферансье», «Җырда иң яхшы музыка», «Җыр тексты», «Видеоклип» номинацияләрендә чыгыш ясыйлар. Барлык зона сайлап алу турлары фестивальнең рәсми сайтында трансляцияләнә. Шуңа күрә тамашачылар залдан гына түгел, онлайн формада да карый ала.
Сайлап алу турлары Татарстан районнарында да, Казанда да уза. 9нчы апрельдә финалистлар Казанның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында, 22 нче апрельдә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узачак финалда катнаша.
Валентина Васильева, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.