Бер имтихан өчен, барлыгы 180 укучы югары балл алды. Бу хакта, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.
Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын тапшырганнан соң, иң югары балл җыючылар саны сигезгә кадәр кимегән, узган ел андыйлар 14 кеше иде. Бердәм дәүләт имтиханың югары баллы нәтиҗәләренең күпчелеге, Югары Ослан районында теркәлгән. Төгәл фәннәрне сирәгрәк сайлый башладылар, дип белдерде министр. Физика, химия, биология һәм математика фәннәрен, чыгарылыш сыйныф укучылары, елдан-ел азрак тапшыра. Мәгариф министры бу хәлне тискәре дип бәяләдә. Шулай ук, ул өйдә укытуга да каршы чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпкә йөрүдән, җитди сәбәпләр аркасында гына баш тартырга була.
Бердәм дәүләт имтиханы буенча республика күрсәткече, гомум россиянекеннән 8 бөтен уннан 8 баллга диярлек артып китте. Татарстан югары уку йортларына, киләсе уку елына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән.