Татарстанда шикәр, он һәм башка төп азык-төлек продуктларының резерв фонды булдырыла. Республика хакимияте моны ясалма ажиотаж фонында тауарлар кытлыгын булдырмас өчен эшли. Югыйсә, ажиотаж ясарлык җирлек тә юк. Ә районнарда азык-төлек кытлыгы турында бөтенләй белмиләр дә. Бу хакта , мәсәлән , Алексевский районы халкы хәбәрчеләребезгә үзләре сөйләде.
Зур шәһәрләрдә халык азык-төлек запасы алырга ашыга. Ә авыл кибетләрендә бар да элеккечә, чират та юк. Кибет киштәләре дә тулы.
Кибет киштәләре ризык белән тулган. Шунысы да сөенечле, күбесе үзләрендә җитештерелгән. Районда яшәүчеләр җирле коператив кибетләр челтәреннән дә файдалана. Уңайлы һәм тәмле. Чөнки барысын да диярлек авылдашлары үз куллары белән ясый. Әйтик шушы пилмәннәнне. Шулай ук казылык һәм башка ит ризыклары да бик тәмле итеп әзерләнә.
Илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә ипи пешерүчеләрне бераз билгесезлек борчый. Чөнки бәяләр тотрыксыз, ихтыяҗ зур. Өстәвенә, 80 процент — социаль ипи.
Икмәк пешерүчеләрнң шикләнүләрере юкка түгел. Икмәк-күмәч җитештерүчеләр дәүләт ярдәменә мохтаҗ.
Ясалма балландыргычлар урынына-шикәр. Шуңа да лимонадлары тәмле һәм натураль. Җитештерү өчен-шикәр җитәрлек. Ә ваклап сату ничек куелган?
Татарстанда төп азык-төлек продуктлар бар,шул исәптән он һәм шикәрнең резерв фонды булдырылды
Сүз уңаеннан, 19 мартта авыл эшчәннәре тарафынан традицион ярминкәләрдә яңа уңыш тәкъдим ителә. Бик тә вакытлы. Димәк азык-төлеккә бәяләр артмый.
Мөришдә Җиһан. Вадим Струминский, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары